Балык тоту серләре

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

19 нчы июль көнне Сәйтәк авылы клубы хезмәткәрләре бер төркем балалар белән буага балык тотырга төштеләр.”Балык тоту серләре” дип исемләнгән экологик  сәгатьтә балалар буада яшәүче балыклар белән таныштылар. Авыл уртасында урнашкан буада  куркынычсызлык кагыйдәләренә  ихтибар итергә  кирәклеге искәртеп кителде.Шунысы куанычлы, балалар бөтен мәгълүмәтне үзләре бирделәр.Соңыннан бергәләшеп балык тоттылар.Балалар  авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. кармакка челәүчән кертү буенча аңлатмалар бирделәр.Иң зур балык Усиков Вадим белән Егоров Владиславның кармакларына эләкте.Балалар янына балык тотырга хәттә өлкәннәр дә кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International