Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы: Россиядә күчемсез милек белән алыш-бирешләр уздырганда электрон имзаны куллану тәртибе үзгәрде

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Иртәгәдән күчемсез милек белән алыш-бирешләр үткәргәндә электрон култамга (ЭП) куллану тәртибен җайга салучы закон үз көченә керә. Яңа кагыйдәләр буенча, мондый килешүләрне бары тик күчемсез милек хуҗасының язма рәвештә биргән ризалыгы белән генә уздыру мөмкин була.

13 августтан гражданнар гариза тәртибендә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН), расланган ЭП гаризасы нигезендә, милек хокукына күчүне теркәү мөмкинлеге турындагы язманы кертү мөмкинлегенә ия булачак. Мондый язма булмаганда ЕГРНда дистанцион рәвештә килешү уздыру мөмкин түгел.

"Әгәр граждан үз милкендә булган күчемсез милек белән электрон формада килешү ясарга тели икән, аңа алдан ук Татарстан Росреестрына кәгазьдә тиешле гариза язарга кирәк булачак. Ул вакытта БДКМРга махсус тамга кертеләчәк. Киресенчә булган очракта, милек хокукының күчүен теркәү турындагы документлар, мәсәлән, электрон рәвештә бирелгән икән, ЭП тарафыннан таныкланган күчемсез милек объектын сату-алу нәтиҗәсендә кире кайтарылачак ", - дип аңлата Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең электрон рәвештә күчемсез милекне теркәү бүлеге башлыгы Илсөя Казакова.

Теркәү гамәлләрен үткәрү мөмкинлеге турында гаризаны ЭП тарафыннан таныкланган электрон документлар нигезендә физик затка караган барлык күчемсез милек объектларына да, аларның һәркайсына аерым мөнәсәбәттә дә тапшырырга мөмкин. Граждан тарафыннан ЕГРНга гариза биргәннән соң, биш эш көненнән артмаган срокта тиешле язу кертелә.

ТР Кадастр палатасы директоры урынбасары Антон Самойлов аңлатканча, шул ук вакытта, яңа законда искәрмәләр дә бар: күчемсез милек белән алыш-бирешләрне рәсмиләштергәндә кулланылучы ЭП Федераль кадастр палатасының таныклаучы үзәге (УЦ) тарафыннан бирелгән, яки килешү Росреестр белән электрон рәвештә хезмәттәшлек итүче нотариуслар, яки хакимият органнары катнашында үткәрелсә, бердәм дәүләт реестрында аерым билге булу мәҗбүри түгел. Шулай ук яңа закон гамәле цифрлы ипотекага кагылмый. Шулай итеп, гражданның шәхси катнашуы таләп ителми торган кредит оешмаларыннан белешмәләрне электрон рәвештә тапшыру мөмкинлеге саклана. Бер яктан, закон мошенниклык куркынычларын киметә һәм күчемсез милек объектлары милекчеләрен яклый, икенче яктан, цифрлаштыру механизмнарын исәпкә ала.

Закон пунктларының берсе соңрак үз көченә керә: рәсми басылып чыкканнан соң 90 көн узгач. Ул БДКМРна электрон документлар нигезендә милек хокукын теркәү мөмкинлеге турында алдан кертелгән язманы бетерү тәртибен регламентлаштыра. Аны шулай ук милекче теләге буенча, яисә суд карары буенча гариза бирү тәртибендә дә алып китәргә мөмкин булачак.

Исегезгә төшерәбез, "Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында" федераль законга үзгәрешләр кертү хакында 286 номерлы Федераль законны РФ Президенты Владимир Путин 2019 елның 2 августында имзалады. Закон басылып чыкканнан соң ун көн узгач үз көченә керә.

Игътибар:

Исегезгә төшерәбез, татарстанлылар шулай ук Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасында электрон имза сатып ала алалар, ул электрон имзаны тикшерү ачкычына квалификацияле сертификатлар бирү хезмәте күрсәтә.

Алу тәртибе:

1. uc.kadastr.ru сайтында теркәлергә. Документ үрнәкләрен күчереп алырга.

2. Түләү - теләсә нинди тәкъдим ителгән ысул белән

3. Казан шәһәре, В. Кулагин ур., 1 йорт ТР буенча Кадастр палатасының кабул итү пунктында шәхесегезне расларга

4. Сайланган ысул белән сертификат алырга

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International