Хөрмәтле шәһәр һәм район халкы!

13 август 2019 ел., сишәмбе

Бизнес булдыру һәм үстерү, шул исәптән моношәһәр халкын һәм кунакларын җәлеп итү урыннарында, шулай ук башлап җибәргән эшмәкәрләр өчен стартның уңайлы ысулы булып франшиза бизнес форматы тора, ул практикада эшләнелгән һәм тикшерелгән бизнес-модель, шулай ук франчайзер ягыннан да ярдәм итү.

Фонд тарафыннан Россия франчайзинг ассоциациясе белән эшкуарларга франшиза килешүләре буенча бизнес-проектларны эшләтеп җибәргәндә ташламалы шартлар һәм преференцияләр бирү турында килешүгә ирешелде. Хәзерге вакытта 14 компания моношәһәрләрдә проектларны эшләтеп җибәрү өчен махсус шартларда франшизаның 16 вариантын тәкъдим итә. Франшиза нигезендә бизнес-проектны эшләтеп җибәрү белән кызыксынган эшмәкәрләргә һәм моношәһәрләр өчен шартлар Менделеевск муниципаль районының икътисад, сәнәгать һәм эшмәкәрлеккә ярдәм бүлегендә - mend_ekonom_otdel@mail.ru яисә 8 (855 49) 2-79-49 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования