Кулланучылар хокукларын яклау: автостоянкалар хезмәте күрсәтү кагыйдәләре.

13 август 2019 ел., сишәмбе

Түләүле автостоянка хезмәтеннән файдаланган очракта, документларны ничек дөрес итеп рәсмиләштерергә соң?

Автомобильне автостоянкада калдырыр алдыннан, аның тиешле документларына ия булуына һәм саклана торган территория булуына инаныгыз. Рәсми рәвештә булган теләсә кайсы оешманың үз эчке «кагыйдәләре» бар, аларда автомобильне саклауның төп пунктлары һәм машиналарны кабул итү шартлары билгеләнгән. Моннан тыш, кулланучыга аңлаешлы һәм ачык формада компаниянең исеме, оешманың юридик адресы, машина кую урынының эш вакыты, хезмәтләр исемлеге һ. б. турында мәгълүмат җиткерелергә тиеш.

Кулланучы белән килешү язма рәвештә төзелергә тиеш. Әгәр транспорт чарасын кую вакыты бер тәүлектән дә артмый икән, килешү төзү кулланучыга автомобильнең дәүләт теркәү билгесен күрсәтеп тиешле документ (сак распискасын яки квитанцияне) бирү юлы белән тормышка ашырылырга мөмкин. Күрсәтелгән документның күчермәсе башкаручыда кала.

Әгәр дә хезмәт күрсәтү күп тапкырлар чыгу һәм автостоянкага керү мөмкинлеген күздә тота икән, эш башкаручы барлык кагыйдәләр буенча килешүне рәсмиләштерергә тиеш. Килешү, ким дигәндә, түбәндәге мәгълүматларны үз эченә алырга тиеш:

- субъект турында белешмәләр

- кулланучының фамилиясе, исеме, атасының исеме, телефон номеры, аның адресы,

- килешүне төзү датасы;

- автомобильне саклау срогы;

- саклау хезмәтенең бәясе;

- түләү формасы һәм тәртибе;

- автомобильнең маркасы, моделе һәм дәүләт теркәү номеры.

Шул ук вакытта, кулланучы өчен автомобильнең маркасы, моделе һәм дәүләт теркәү номеры, машина кую урыны номеры, үткәрү вакыты күрсәтелгән пропуск рәсмиләштерелә.

Түләүле автостоянкалар хезмәтеннән файдаланганда игътибарлы булыгыз!

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования