Эшлекле сишәмбе

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Шәһәрнең һәм райондагы оператив хәлләре турында Шамгунов Рәфкать Шамил улы – полиция башлыгы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлек башлыгы урынбасары, полиция подполковнигы хәбәр итте.

Менделеевск муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының узган атнада узган эш йомгаклары һәм алдагы чорга булган чаралар турында ММР Советы аппараты җитәкчесе Искәндәрев Роберт Ринат улы сөйләде.

Цифрлы телевидениегә күчү турында Менделеевск муниципаль районы Советының мәгълүмат технологияләре белән тәэмин итү бүлеге башлыгы Талевнин Андрей Владимирович сөйләде. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда цифрлы телевидениегә 2019 елның 14 октябренә күчү планлаштырылган. Шәһәр һәм район халкына цифрлы телевидениегә күчү өчен цифрлы приставка һәм бөтен дулкынлы яки дециметрлы тышкы антенна кирәк.

Шәһәр көненә һәм Физкультурачы көненә багышланган бәйрәм чаралары нәтиҗәләре белән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сафаргалин Айдар Нәгыйм улы таныштырды.

Корбан бәйрәменә багышланган чаралар турында Нуриев Мәүлетҗан улы Ирек хәзрәт сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International