Тылсымлы шарлар

14 август 2019 ел., чәршәмбе

      13 нче август көнне Сәйтәк авылы клубында кече яшьтәге балалар өчен “Тылсымлы шарлар бәйрәме “ дип исемләнгән күңел ачу кичәсе булды. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. шарлар бүлмәләрне, бәйрәмнәрне бизәр өчен генә түгел, ә күңел ачу өчен дә кулланылганын аңлатып, балаларга күңелле уеннар тәкъдим итте. Шарларга кагылышлы табышмакларга җаваплар таптылар.  Ярышларда, хәрәкәтле уеннарда бик теләп катнаштылар. Клуб эчендәге балаларның шат авазларына урамдагы начар  һава торышы да комачауламады. Балалар бик теләп күңел ачтылар.Бәйрәм азагында һәр бала авыл клубы әзерләгән татлы призларга һәм бәйрәмең төп кунагы -төсле шарларга лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования