21 нче августта Россия флагы көне уңаеннан Тойгуҗа авылы китапханәсе “Әләмнең өч төсе “ дип аталган тарихи сәгать үткәрде.
Китапханәче балаларга әләмнең барлыкка килү тарихын сөйләде, әйтелгәннәрне ныгытып сорауларга җаваплар бирделәр һәм үз куллары белән төсле кәгазьдән әләм ясадылар.