Менделеевсктагы "Тавышлы күпер"не ремонтлау ташудан коткарачак

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Экология министрлыгының Матбугат хезмәте эш визиты белән Менделеевск шәһәрендә булды. Алар "Тавышлы күпер" гидротехник корылмасын реконструкцияләү барышы белән таныштылар.

Шәһәр территориясен су басуга юл куймас өчен 19 нчы гасыр уртасында гидротехник корылмалар төзелгән, ләкин шуңа да карамастан, Тойма елгасындагы ташу чорында су күтәрелүен дәвам итә.

Су басу мәйданына электр линияләре, газүткәргеч, автомобиль юлы, суүткәргеч һәм социаль инфраструкура объектлары, 10 торак йорттан  33 кеше эләккән.

 Соңгы иң зур су басу 2012 елда булды. Су дәрәҗәсе 1,5 метрдан артык булган. "Тавышлы күпер" янында Туган якны өйрәнү музее бинасы урнашкан, барлык экспонатларны да икенче катка күтәрергә туры килгән.

"Музей бинасын саклаганнар, төннәрен кизү торганнар, сакчыга ризыкларны кран белән икенче катка тапшырганнар", - ди туган якны өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре Боднарь Ольга.

2018 елда объект «2012-2020 елларда Россия Федерациясенең су хуҗалыгы комплексын үстерү» федераль максатчан программасына кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International