“Ядкәрь” әдәби-иҗат клубының чираттагы утырышы

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

11 сентябрь көнне Татар китапханәсендә "Ядкәрь" әдәби-иҗат клубының чираттагы утырышы узды. Очрашу "Өлкәннәр айлыгы" кысаларында, төрле иҗади шәхесләр катнашында узды.

Очрашуга китапханәдә клубта катнашучыларның "Менделеевск яңалыклары" газетасы һәм "Мәйдан" журналы битләрендә чыккан шигырьләреннән күргәзмә һәм Татьяна Павловна Христофорованың рәсемнәреннән күргәзмә оештырылган иде.  Утырышны китапханәче Гөлназ Хафизова ачып җибәрде, "Ядкәрь" клубының уңышларын билгеләп үтте, алга таба да уңышлар теләде. Гөлсинә Евдокимова һәм Гөлсем Фәрдиева тамашачылар хөкеменә үзләренең яңа шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Клубның яңа әгъзасы Фәния Фәррахова үзенең иҗади эшчәнлеге, интернеттагы сәхифәләре белән таныштырды, үзенең фәлсәфи шигырьләрен укыды. Татьяна Христофорова күптән түгел генә рәсем ясау белән мавыгып, үзенең матур картиналарын күрсәтүе турында сөйләде. Татьяна Павловнаның картиналары татар китапханәсенең уку залында тәкъдим ителә. Барлык теләүчеләрне күргәзмәне карарга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International