16 октябрь көнне Песәй авыл китапханәсендә М.Ю. Лермонтовның 205 еллыгына багышланган «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» халыкара акциясе кысаларында «Лермонтов - шагыйрь, язучы, драматург» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.
Китапханәдә "Живая память о поэте» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, М.Ю. Лермонтовның фаҗигале язмышы турында кызыклы фактлар белделәр. Әдәби сәгать барышында аның «Бородино», «Парус», «Көз», «Утес» әсәрләре укылды.