Винни Пух һәм барысы да

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Ел саен 14 октябрьдә Әдәби герой – Винни-Пухны яратучылар аның туган көнен бәйрәм итәләр. Нәкъ менә шушы көнне 1926 елда дөньяга Кристофер Робинның юлдашы турындагы беренче китап чыга. Винни-Пух - бал ярата торган беркатлы аю баласы. Аны Милнаның әкиятен укыган һәм Винни Пух маҗаралары турында мультсериал караган һәркем ярата.

Сәйтәк авыл клубы «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен «Винни Пух һәм барысы да» дип исемләнгән күңел ачу чарасы оештырды. Балалар чәчәкләрдән "бал" җыйдылар һәм Винни Пухны туган көне белән котладылар.  Балаларга «Ашарга яраклы - ашарга яраксыз», «Койрыгыңны сакла», «Бал кортлары» уеннары бик ошады. Чара ахырында аю баласына багышлап «Каравай» җырын башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International