2019 нчы елның 15 нче октябрендә 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «мәктәп химия-биология һәм географик белем бирүнең сыйфатын күтәрү шартлары буларак заманча белем бирү технологияләре» төбәк семинар-практикумы узды. Анда Менделеевск һәм Әгерҗе районнарыннан 38 укытучы катнашты, 3 секция эшләде, аларның һәркайсында мастер-класслар үткәрелде, чыгышлар тыңланды, җанлы әңгәмә алып барылды. Укытучылар тәҗрибә, эшләнмәләр, проектлар, үз эшләренең нәтиҗәләре белән уртаклаштылар.