29 нчы октябрь көнне Сәйтәк авылы “Керәшен җорты” музей бүлмәсе кунаклар кабул итте. Бу юлы кунаклар- Бәзәкә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары. Экскурсия каникуллар башлану һәм Халыклар бердәмлеге көне кысаларында уздырылды. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. укучыларны авыл тарихы, керәшеннәрнең көнкүреше , авылның данлыклы кешеләре белән таныштырды. Нинди генә милләттән булуыбызга карамастан, үзара дус тату яшәргә кирәклегенә аерым басым ясады.Шулай ук балаларны әби-бабаларының тормыш көнкүрешләре белән кызыксынырга, өйрәнеп калырга өндәде. “Үзенең халкының үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк “ дип экскурсияне тәмамлады. Балалар зур кызыксыну белән музей экспонатлары белән таныштылар. Очрашу файдалы һәм мавыктыргыч булгандыр дип ышанып каласы килә.
.jpg)
