"Безгә горурланырлык нәрсә бар, безгә саклар нәрсә бар!"

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

 

4 ноябрь көнне Ижевка авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә балалар өчен "Безгә горурланырлык нәрсә бар, безгә саклар нәрсә бар!" халыклар бердәмлеге көненә багышланган тематик программа үткәрделәр. Балалар мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр, "Тарихи» станциясендә булдылар, анда бәйрәмнең барлыкка килү тарихын белделәр, «Символик» станциясендә илебез символлары турында табышмаклар чиштеләр һәм Россия гимнын тыңладылар, “Күңел ачу" станциясендә төрле халык уеннары уйнадылар. Чара ахырында мультфильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International