Ижевка авылы мәдәният йортында «Вакыт»  авторлык проекты буенча концерт

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

 

1 ноябрь көнне Ижевка авылы мәдәният йортында Данияр Кәбиров һәм Валерий Замятинның «Вакыт» исемле авторлык проекты буенча, халык бердәмлеге көненә багышланган инструменталь музыка концерты булып узды. Тамашачылар матур музыка дөньясына чумдылар. Блок-флейта, гитара, мандолина,балалайка,варган инструментлары кулланылды. Тамашачылар һәр чыгышны зур соклану белән кабул иттеләр . Д .Кәбиров төрле милли мәдәниятләрнең музыкаль композицияләре белән чыгыш ясады. Скрипкадагы чыгышы белән искиткеч Карина Кәбирова тамашачыларны сөендерде. Концерт бер сулышта узды. Д.Кәбиров, В. Замятин һәм К. Кәбирова чыгышлары тамашачыларга онытылмаслык тәэсирләр һәм хисләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International