Сәйтәк авылы клубында  Көзге фестиваль

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

 

2  ноябрь көнне Сәйтәк авылы клубында Көзге фестиваль узды. Бу чарада  төрле яшьтәге авылдашларыбыз белән беррәттән  күрше-тирә авыллардан килгән тамашачылар  да катнашты. Авыл клубы хезмәткәрләре  яшь узенчәлекләрен истә тотып һәрбер кунакка  мавыктыргыч чаралар әзерләделәр..Килгән кунаклар төрледән төрле кайтнамалар белән кишер һәм үлән чәйләре эчә алдылар. Кече  яшьтәге  балалар  “Көзге остаханә”дә табигый материаллар кулланып көзге бизәкләрне  ясадылар. Өлкәнрәк балалар көз белән бәйләнешле булган уеннарда бик теләп катнаштылар.Шулай ук  клуб залында “Көзге матурлык” рәсем конкурсы, “Көзге хәзинә” дип исемләнгән яшелчәләрдән кул эшләре  балалар иҗаты күргәзмәсе оештырылды. Теләүчеләр өчен Тойгуҗа мәдәният йорты директоры Гайфутдинова  Г.Г.  тарафыннан мастер-класс уздырылды. Соңыннан Бәзәкә урта мәктәбе укучылары тарафыннан ( директор Набиева А.Н.) ”  зур концерт программасы тәкъдим ителде. Концерт барышында конкурста катнашучылар Дипломнар һәм махсус бүләкләр белән бүләкләнделәр.Бу бәйрәмдә һәрбер катнашучы үзенең күңеленә ошаган шөгыль белән шөгыльләнә алды. Чараны тәмамлап, авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. килгән авылдашларга рәхмәтен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International