6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан Сәйтәк авылы клубында төрле яшьтәге балалар өчен “Татарстан Конституциясе” дип исемләнгән тематик уен үткәрелде.Кичәдә катнашучылар бәйрәм тарихы буенча төзелгән викторина сорауларына актив җавап бирделәр. “Әйе я юк” уенында , “Әкият геройлары хокуклары” дип исемләнгән шаян викторинада катнаштылар. Узара әнгәмә барышында , үзләренең Татарстан Республикасы Конституциясе буенча хокук һәм бурычларын белделәр. Кичә азагында балалар өчен ирекле уеннар оештырылды. Шулай ук өстәл теннисы буенча турнир узды.