Халыклар дуслыгы йортында балалар өчен ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында әңгәмә үткәрелде.

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Менделеевск муниципаль районының «Кама Таңнары»  социаль приютында тәрбияләнүчеләргә ТАССРның барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр

Халыклар дуслыгы йортында балалар өчен ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында тематик стендлар һәм курчаклар кулланып әңгәмә үткәрелде.

Әңгәмә барышында балалар Татарстан Республикасы символлары турында искә төшерделәр. Фирүзә Ильясовна Татарстан Республикасы, Россиянең иң тиз үсеш алган төбәкләренең берсе, бай һәм күпкырлы мәдәнияте булган төбәк турында сөйләде. Балалар кыенлыкларсыз Россиянең Мәскәү һәм Петербургтан кала өченче башкаласы — Татарстан башкаласы Казанны — мең еллык тарихы булган шәһәрне, мөһим икътисадый, сәүдә һәм мәдәни үзәкне атадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International