Сәйтәк авылы клубында мандарин кичәсе

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

7 декабрь көнне Сәйтәк авылы клубында төрле яшьтәге балалар өчен  “Яңа елда мандарин исе” дип исемләнгән ял кичәсе булды.. Беренче кышкы ай  башланып кына китте . Тәрәзә артында һава торышы кышкысын аз хәтерләтсә дә, Яңа ел якынлашуы бөтен нәрсәдә сизелә. Тирә-юньдә инде бүләкләр көтү, теләкләрнең тормышка ашуы кәефе хөкем сөрә, һавада мандариннарның чамадан тыш исе йөри.Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. балаларда Яңа ел бәйрәме җитү кәефе тудыру максатыннан, мандарин белән бәйләнешле уеннар оештырды. Катнашучылар да һәр биремдә һәм ярышларда  бик теләп катнаштылар. “Мандарин- аппетитлы һәм  сәламәтлеккә файдалы җиләк-җимеш. Әгәр аларны куллануда артык күп  юл куймасак, алар организмны файдалы матдәләр белән туендырачак, өйне матур хуш ис белән тутырачак һәм онытылмаслык бәйрәм башлангычы бүләк итәчәк”- дип кичәне тәмамлады Ясминур Галиевна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International