Яңа ел әкияте

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

28 декабрь көнне Ижевка авыл мәдәният йортында «Яңа ел әкияте» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша булып узды. Яңа ел җитә, ә барысына да билгеле булганча, Яңа ел алдыннан төрле яхшы могҗизалар була. Бу сюрприз һәм күңел ачу,ә иң мөһиме, әкият, анда балалар әлеге бәйрәмгә эләктеләр. Анда төрле  рольләрдә Данил Куранов, Азалия Бәйрәмова, Ралина Нургалиева, Сафина Гыйльметдинова, Лилия Вәлиева, Самира Вәлиева, һәм Фәнисә Нургалиева ролендә катнаштылар. Чара ахырында балалар Кыш Бабай һәм әкият геройлары белән чыршы янында әйлән-бәйлән уйнадылар, күңелле уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр һәм биеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International