24 март көнне район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева җитәкчелегендә атналык гражданнарны кабул итү булды.
Гражданнарны кабул итү – ул үз проблемалары турында турыдан-туры сөйләү мөмкинлеге. Менделеевлылар җир мөнәсәбәтләренә, дарулар белән тәэмин итүгә,матди чаралар җитмәүгә кагылышлы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.
Чираттагы кабул итү вакытында халык коммуналь хезмәтләр өчен түләү, Ушков ур., 5 адресы буенча урнашкан йортка капиталь ремонт ясау, кар эрегән чорда йортны су басу мәсьәләсе буенча сораулар белән мөрәҗәгать итте. Барлык проблемалар да контрольгә алынды.