2 нче февральдә ”Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында укыйбыз” исемле акция игълан ителгән иде. Шул уңайдан Камай авылы мәктәбендә китапханәче Галимуллина Г.М. укучыларга бөек Ватан сугышында балаларның батырлыклары турында сөйләде.
3 февральдә Тойма мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә «Кыш көне дөрес туклану» дигән темага әңгәмә уздырдылар.