Безнең футболчылар көмеш призерлар булдылар

2024 елның 22 марты, җомга

11-13 март көннәрендә Аксубай авылында 2009-2010 елларда туган яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы Футбол федерациясе кубогына мини-футбол буенча ярышлар узды. Менделеевскины ике команда, "Аммоний" (2009 елда туган яшүсмерләр тренеры А.Т. Нәҗмиев) һәм "Аммоний" (2010-2011 елларда туган яшүсмерләр, тренеры С. Н. Романюк) тәкъдим итте. Финалда гына ярыш хуҗаларына оттырып, 2009 елда туган егетләребез көмеш призер булдылар. Команданы яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз

2010-2011 елгы егетләр дә лаеклы уен күрсәттеләр, команда плей-оффка чыкты, анда 5-8 урыннар өчен уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International