Удмурт Республикасының Ува бистәсендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташлар истәлегенә багышланган кул көрәше буенча Ачык төбәкара турнир узды. Турнирда Удмуртия, Татарстан Республикасы, Пермь крае һ.б. спортчылары катнашты. Барлыгы 243 катнашучы. "Сатори" клубы командасы ТР җыелма командасы составында чыгыш ясады һәм тупланманы 9 медальгә тулыландырды.
3 алтын
4 көмеш
2 бронза
Җиңүчеләр һәм призерлар тренерлары: Богатова Лилия, Хөснетдинов Руслан.