Татарстан Республикасы территориясендә аномаль эссе һава торышы турында кисәтү

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" мәгълүматлары буенча 2024 елның 18-23 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек температурасы нормадан 9-15° югарырак булган аномаль эссе һава торышы көтелә. Бу чорда һаваның максималь температурасы 19-27°тәшкил итәчәк.

Татарстан Республикасы буенча Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе киңәш итә:

1. Өйдә салкын һава температурасын саклагыз. Көндез тәрәзәләрне  ябыгыз  (аеруча тәрәзәләр кояш ягына чыкса). Тышта һава температурасы өйдәгегә караганда түбән булганда төнлә тәрәзәләрне ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган булса, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерә ала, ләкин һава температурасы 35 градустан артканда, вентилятор эсселектән саклап кала алмый. Күп эчәргә кирәк.

 

2. Эсседә йөрмәскә тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, аеруча төнлә. Әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын бүлмәләрдә (мәсәлән, кондиционер белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Көннең иң эссе вакытында тышка чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик күнегүләрдән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны машиналарда туктап торганда калдырмагыз.

 

3. Тәнегезне артык җылытмагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкын душ кергез. Шулай ук салкын компресслар  ясарга, дымлы салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, салкын аяк ванналары ясарга һ.б. җиңел һәм ирекле табигый тукымадан кием кияргә мөмкин. Урамга чыкканда, киң эшләпә яки кепка яки кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм спиртлы эчемлекләрдән сакланып, эчү режимын саклагыз.

 

4. Башкаларга булышыгыз. Әгәр дә сезнең танышларыгызның берсе аномаль эсселек аркасында сәламәтлек өчен куркыныч астында булса, аларга кирәкле ярдәм алырга булышыгыз. Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләр янына тәүлегенә бер тапкыр булса да  килергә кирәк. Әгәр дә пациент ниндидер дарулар кабул итсә, аны дәвалаучы табиб белән киңәшләшегез һәм бу даруларның терморегуляциягә һәм организмның су балансына ничек тәэсир итүен ачыклагыз. Әгәр дә сездә сәламәтлек проблемалары булса: даруларны 25 градустан югары булмаган температурада яки суыткычта саклагыз (күрсәтмәне үтәгез), хроник авырудан интексәгез яки берьюлы берничә дару эчсәгез, медицина ярдәме эзләгез.

 

5. Әгәр дә Сез үзегезне начар хис итсәгез.

Әгәр дә сез баш әйләнү, хәлсезлек, борчылу яки көчле сусау һәм баш авыртуын сизсәгез, салкын урынга мөмкин кадәр тизрәк күченергә һәм тән температурасын үлчәргә тырышыгыз. Сыеклык югалтмас өчен су яки җимеш согы эчегез, ял итегез. Әгәр дә сез  мускуллар авыртуын сизсәгез (алар ешрак аякларда, кулларда яки корсак өлкәсендә, күп очракта көчле эсседә озак вакыт физик күнегүләр нәтиҗәсендә барлыкка килә), һәм минераль алмашуны нормальләштерү өчен электролитлар булган эремә эчегез. Әгәр җылылык спазмы бер сәгатьтән артык туктамаса, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр дә Сез гаилә әгъзаларының яки сез кайгырткан кешеләрнең тәне коры һәм кайнар булуларын сизсәгез, саташу яки аңын югалту хәле килеп чыкса, шунда ук ашыгыч ярдәм чакырыгыз. Табиблар килгәнче, зыян күрүчене салкын урынга күчерегез һәм аяклары бераз өстәрәк булырлык итеп аны горизонталь хәлдә урнаштырыгыз. Зыян күрүчене чишендерегез һәм суыту процедураларын үткәрә башлагыз: салкын компрессны муенга, култык астына  куегыз, саф һава агымын тәэмин итегез, тирегә бүлмә температурасындагы су сибегез (20-25 градус С). Тән температурасын үлчәгез. Зыян күрүчегә парацетамол яки аспирин бирмәгез. Әгәр дә ул аңындаз булмаса, аны яны белән яткырыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International