Менделеевскида «Нептун» сәламәтләндерү комплексында йомшак җиһаз һәм тренажерлар тышлыгы яңартылды.

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә тренажер залында комплекс белгечләре тренажерлардагы тышлыкларны алыштырдылар. Хәзер алар кызыл төстә. Директор Егор Демидов сүзләренчә, бу төсне очраклы сайламаганнар. Билгеле булганча, кызыл-энергия һәм шатлык төсе.

Моннан тыш, «Нептун» сәламәтләндерү комплексы шәһәр Советы депутаты Рәмилә Хәбибулла кызы Сәлиевага тирән рәхмәт белдерә. Бассейнның социаль челтәрләрендә хәбәр ителгәнчә, ул үз акчасына учреждениедәге барлык йомшак җиһазларның тышлыгын яңарткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International