ЭкоЯз

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

Турай авыл җирлегендә санитар-экологик икеайлык кысаларында чаралар дәвам итә.
Бүген юл буйлап чүп җыю һәм татар зираты территориясен чистарту эшләре актив алып барыла.
Тәртип урнаштыруда катнаштылар:
✅авыл Советы хезмәткәрләре;
✅Турай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре;
✅авыл китапханәсе хезмәткәрләре.

Шулай ук өмә Татар Чаллысы аваыл җирлегендә уздырылды. Анда Татар Чаллысы авыл җирлеге башкарма комитеты, ФАП хезмәткәрләре, "Татар.Чаллысы урта гомуми белем бирү мәктәбе" педагоглары, укучылары, Татар Чаллысы авыл мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре, "Колосок" балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм тәрбияләнүчеләре дә читтә калмады. Зур җыештыру эшләрен шундый зур һәм дус команда башкарды: Хәтер һәм дан паркында, мәктәп яны участогы һәм балалар мәйданчыгы территориясендә узган елгы яфракларны һәм үләннәрне җыйдылар

Авылда тәртип безнең һәрберебездән башлана! Әйдәгез аны бергәләп булдырыйк һәм саклыйк"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International