Радмир Илдар улы билгеләп үткәнчә: "мондый битараф булмаган кешеләр җирле үзидарәнең таянычы булып тора. Менделеевскида иҗтимагый оешмалар, актив шәһәрлеләр һәм хакимият вәкилләре тыгыз хезмәттәшлек итә, һәм аларның инициативалары ярдәмендә төзекләндерү буенча күп кенә проектлар чынбарлыкка әверелә.»
Радмир Илдар улы муниципалитет хезмәткәрләренә, депутатларга һәм муниципаль хезмәт ветераннарына үз эшләренә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде. Алдынгыларга Татарстан Республикасы һәм Менделеевск районының ведомство бүләкләре тапшырылды.