2024 елның 3-5 маенда Татарстан Республикасы территориясендә һава шартларының шактый начарлануы турында консультация

2024 елның 1 мае, чәршәмбе

3-5 майда Татарстан Республикасы территориясендә һава торышы төньяк һава агымнары белән циклонның тыл өлеше йогынтысында формалашачак. Температура фоны шактый түбәнәячәк, явым-төшемнәр вакыт-вакыт кар рәвешендә билгеләнәчәк. Җомга, 3 майда һәм шимбә, 4 майда явым-төшем урыны белән яңгыр, юеш кар һәм кар формасында фаразлана;  күз күреме начарланачак. Шулай ук төньяк-көнбатыш җиле көчәячәк, урыны белән 15-20 м/с тизлектә көчле җил тәшкил итәчәк. Төнлә температура 3 майда 0..+2°, урыны белән һавада һәм туфракта 0..-3°, 4 майда температура урыны белән төнлә 0..-5°.ка кадәр төшәчәк..  Көндез температура +3...+8°тан артмаячак.  Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Якшәмбе, 5 майда, төнлә, явымсыз, көндез урыны белән яңгыр ява. Төнлә температура +1дән -4° га кадәр тәшкил итәчәк, көндез һава +6..+11°ка кадәр җылыначак.. Киләсе атнаның беренче яртысында Татарстанда да салкын һава торышы сакланачак.

Татарстан Республикасы буенча Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе киңәш итә:

Халыкка һавада һәм туфрак өслегендә кырау вакытында киңәшләр

Туфрак өслегендә кырау булу сәбәпле, авыл хуҗалыгы культураларының - җиләк-җимеш  һәм орлык культураларының һәм җылы яратучы үсемлекләрнең зыян күрүе һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр агачларны саклау буенча чаралар күрергә киңәш итә. Бакчачылар тарафыннан яшь үсентеләрне туңудан коткаруның иң гамәли һәм еш кулланыла торган ысулы булып үсемлекләрне каплау тора. Материалның җылылык үткәрүчәнлеге аз булырга тиеш (каты гофррланган кәгазь, куыклы пленка, салам яки камыш маты). Культураларны туңудан төтен шашкалары яки төтен өемнәре ярдәмендә дә сакларга мөмкин. Төтен шашкасы янып, чәчәк атучы агач өчен зарарсыз күп төтен чыгара. Төтен шашкасының тәэсире 8-10 минут дәвам итә. Төтен өемнәре әзерләү өчен салам, куак, үлән, торф, яфраклар, утыннар, чүп үләннәре, көнкүреш чүп - чарлары кулланыла. Алар акрын гына янып бетәчәк һәм күп төтен бүлеп чыгарачак (тышкы яктан дымлы материаллар куярга мөмкин). Эш шунда ки, бакчаны ут түгел, ә төтен саклый, ул җир өстеннән җәелә һәм аңа суынырга, җылысын бирергә мөмкинлек бирми.

Җил көчәйгәндә:

1. Әгәр көчле җил вакытында Сез урамда калсагыз,җир асты кичүе яки подъездларда  яшеренергә киңәш итәбез.  Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары ишелергә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

2. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

3. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән сынган агач ботаклары да зур куркыныч тудыра ала.

4. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә  якын килү куркыныч тудыра.

5. Тәрәзә ватыклары, җил белән кубарылган түбә ватыклары да куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелеп килүче яки ремонт бара торган  биналар янында мондый куркыныч тагын да арта.

6. Барлык тәрәзәләрне  тыгыз  итеп ябарга кирәк

7. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк. игътибарлы һәм сак булыгыз!

Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International