"Алга! Киттек!" республика форумы

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

27 апрельдә Алабугада " Алга! Киттек!» республика форумы узды. Анда Менделеевск, Әгерҗе, Минзәлә, Алабуга, Мамадыш, Актаныш, Тукай, Мөслим һәм Яр Чаллы районнарыннан балалар катнашты.

Алар форумга беренчеләр бүлекчәләрнең иң яхшы командаларын (2 нче мәктәп һәм 3 нче лицей) һәм җирле бүлекчә командасын чакырганнар.

"Киек Каз юлы" мәйданчыгында һәр район үзенең тематик мастер-классын тәкъдим итте. Безнең районнан бу «Менделеев бизәкләре» иде, аны Песәй урта мәктәбе вәкилләре оештырды: «Патриотизм» юнәлеше лидеры Шашкова Илона һәм остазы Гыйләҗев Фәнилә. Рәхмәт Сезгә!

Форум «Алдынгылар -беренчеләр командасы» республика премиясе нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
«Кеше булу» номинациясендә  «Менделеев токымнары» 3 нче химия-технология лицееның командасы махсус бүләк алды! Ә җирле бүлекчә командасы ТР Рәисенең ярдәмчесе, Татарстанда "беренчеләр хәрәкәте" җитәкчесе Сөләйманов Тимурдан Казан шәһәрендә Менделеевск егетләре башкаруында Беренчеләр хәрәкәте гимнына скрипка белән кавер яздыру өчен чакыру алды.
 
Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез! Рәхмәт Сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International