Экосистемада азык бәйләнешләре

2017 елның 5 марты, якшәмбе

2 нче мартта Менделеев шәһәренең 1нче мәктәбендә  9 нчы сыйныфта “Экосистемада азык бәйләнешләре” дигән темага ачык дәрес узды. Экология елына багышланган дәресне югары квалификацион  категорияле укытучы Максютина Алсу Илдусовна  үткәрде.Дәреснең максаты : укучыларда экосистемада энергия һәм әйберләрнең әйләнеш үзенчәлекләре турында күзаллау формалаштыру,мөстәкыйль рәвештә азык бәйләнешләрен билгеләргә өйрәтү,экологик тәрбия бирүгә этәргеч бирү. Менделеевск муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Сапожников Д.А.,Татарстан  Республикасының Экология һәм табигый ресурслар Мнистерствосы белгече Ахметзянов  Б.Р., мәктәп директоры Степанов А.М.,директор урынбасары Мифтахова Э.Р. дәреснең кунаклары булдылар.Укучылар белән бергә кунаклар да дәрестә актив катнаштылар,төркемнәрдә эшләделәр, сорауларга җавап бирделәр, дәрес ахырында  үзләренең уй-фикерләре белән уртаклаштылар.Булат Раянович укучыларның белемнәрен югары бәяләде,төрле акцияләрдә актив катнашырга  чакырды,  укучыларның сорауларына җавап бирде.Очрашу истәлеге итеп китаплар,брошюралар,плакатлар бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International