Бүген район башлыгы Валерий Чершинцев “Кама таңнары” приютында тәрбияләнүчеләрне кабул итте. Очрашу барышында балалар киңәшмә заллары һәм эш кабинетлары белән танышты. Район башлыгы Валерий Сергеевичның эш өстәле артына да утырып карадылар. Очрашу бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды.