22 нче апрельдә Тойма авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белəн берлектә бөек татар шагыйре Г. Тукайга багышланган «Шәм янганда» дип исемләнгән импровизация кичәсе уздырылды.
Китапханəче балаларны бөек шагыйрьнеӊ балачагы һəм иҗаты белəн таныштырды. Балалар шәм янып беткәнче Г. Тукайның шигырьләрен татар, рус һәм инглиз телләрендә сәнгатьле итеп укыдылар. Кулга шәм тотып шигырь уку балаларның күңелләрен күтәрде, кичәне җанландырып җибәрде.