21-22 апрельдә Чистай шәһәрендә яшүсмерләр арасында Советлар Союзы Герое В.И.Маринин истәлегенә багышланган, “Әнәс” мәчете призына грек-рим көрәше буенча Ачык республика турниры булды. Ярышта 14 шәһәрдән 200 дән артык көрәшче катнашты. Менделеевск көрәшчеләре Михаил Зубрин һәм Тимур Зубрин үз авырлык категорияләрендә икенче урыннарны яуладылар.