Камайда –“Библиотөн-2017”акциясе

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

21 нче апрель көнне Камай авылында  Рәсәй күләмендә игълан ителгән “Библиотөн-2017 “ акциясе  уздырылды. 

Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен район тарихына багышланган  “Могҗизалар кыры “ уены әзерләделәр. Уен 3 турда узды. Илдерханов Радик  сорауларга дөрес җаваплар табып, җиңү яулады.

Шәһәрнең 50 еллыгына багышланган теманы дәвам итеп, өлкән яшьтәге тамашачыларга районның күренекле кешеләре турында видеоматериаллар тәкъдим ителде.Марсель Гыймазетдинов сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Шулай ук якташ язучылар турындагы мәгълүматлар бирелде һәм аларның шигырьләре тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International