Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның сәламәтлек саклау учреждениеләренә 50 ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасының ачкычын тапшырды. Церемониядә республиканың сәламәтлек саклау министры Адель Вафин катнашты. Менделеевск район үзәк хастаханәсе В класслы бер автомобиль алды. Тантанада район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, баш табиб Василий Голованов катнашты.