Галеева Ләйсән Камил
кызы
Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары, Менделеевск муниципаль районы Советы рәисе урынбасары
Туган көне:
1969 елның 7 ноябре
Кирәкле мәгълүматлар
Адрес:
423650, ТР, Менделеевск шәһәре, Фомина ур., 7-нче йорт
Телефон:
8(85549) 2-79-02
E-Mail:
Leysan.Galeeva@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
Галеева Ләйсән Камил кызы 1969 елның 7 нояберендә ТАССР Алабуга районының Псәй авылында туа.
1976 – 1986 елларда Псәй урта мәктәбендә белем ала.
1986 – 1991 елларда Алабуга дәүләт педагогика институтында тарих бүлегендә укый.
1991 елда Менделеевск шәһәренең №3 урта мәктәбендә укытучы булып эшли.
1992 елда Менделеевск районының хакимиятендә эшли: оештыру бүлегенең инструкторы, гомуми бүлегенең I-нче категоря инструкторы, оештыру бүлегенең алып баручы белгече.
1999 – 2003 елларда Дәүләт хезмәт институтында укый.
2001 – 2005 елларда оештыру бүлегенең башлыгы.
2005 – 2007 елларда Менделеевск муниципаль район Советы оештыру булегенең башлыгы.
2007 елда Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары.
2006 елда менеджмент Немец Академиясендә сажировка үтә.
2012 елдан Менделеевск муниципаль район Совететы аппараты җитәкчесе.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International