Карар №154 "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Физик культура һәм спорт өлкәсендә һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә күрсәтелә торган түләүле хезмәтләргә иң чик бәяне раслау» турында"

Физик культура һәм спорт өлкәсендә һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә бюджет учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту һәм агымдагы чыгымнарга түләүне тәэмин итү зарурлыгы белән бәйле рәвештә, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 17 статьясы нигезендә Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты

 

КАРАР ИТӘ:

 

1. Кушымта итеп бирелә торган түбәндәгеләрне расларга:

- Менделеевск муниципаль районының «Батыр» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе физик һәм юридик затларга күрсәтелә торган түләүле хезмәтләргә бәяләр прейскуранты (1 нче кушымта);

- Менделеевск муниципаль районының «Айсберг» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе физик һәм юридик затларга күрсәтелә торган түләүле хезмәтләргә бәяләр прейскуранты

(кушымта № 2);

- Менделеевск муниципаль районының «Химик» спорт-сәламәтләндерү комплексы муниципаль бюджет учреждениесе тарафыннан физик һәм юридик затларга күрсәтелә торган түләүле хезмәтләр бәяләренә Прейскурант (3 нче кушымта).

- Менделеевск муниципаль районының «Нептун» сәламәтләндерү комплексы муниципаль бюджет учреждениесе физик (юридик) затларга күрсәтелә торган түләүле хезмәтләр бәяләренә Прейскурант (4 нче кушымта).

- Менделеевск муниципаль районының «Сатори» яшүсмерләр-яшьләр клубы физик һәм юридик затларга күрсәтелә торган түләүле хезмәтләр бәяләренә Прейскурант (5 нче кушымта).

- Менделеевск муниципаль районының «Фаворит» ат-спорт мәктәбе өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе тарафыннан физик һәм юридик затларга күрсәтелә торган түләүле хезмәтләр бәяләренә Прейскурант. (6 нчы кушымта)

- Менделеевск муниципаль районының «Форпост «җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) һәм эш формированиеләре үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе тарафыннан физик һәм юридик затларга күрсәтелә торган түләүле хезмәтләр бәяләренә Прейскурант (7 нче кушымта).

2. Әлеге карарны Менделеевск муниципаль районының рәсми сайтында (mendeleevsk.tatarstan.ru), Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Сәфәргалин Айдар Нәгыйм улына йөкләргә.                 

 

 

 

 

Җитәкче                                                                                  Хамматов А.З.                                                 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 357.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International