Карар №399 "Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча 2016-2020 елларга комплекслы программага үзгәрешләр кертү турында"

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 15.08.1995 ел, № 4545 «Татарстан Республикасы территориясендә коралның, хәрби припасларның һәм шартлаткыч матдәләрнең законсыз әйләнешен кисәтү чаралары турында» карарын тормышка ашыру һәм халыкның ирекле нигездә законсыз саклана торган коралны тартып алу буенча чараларны тормышка ашыруның нәтиҗәлелеген күтәрү максатларында

 Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының  Башкарма комитеты,

 

КАРАР   ЧЫГАРДЫ:

 

  1. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының 26.11.2015 ел, № 668/1 карары белән расланган 2016-2020 елларга Менделеевск муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программага түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
    1. Программаның 6 өлешендәге 2.1 пунктына 2.1.7 пунктчалар өстәргә. 2.1.8. кушымта нигезендә.

2.   Әлеге карарны Менделеевск муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга www.mendeleevsk.tatar.ru " Норматив документлар» бүлегендә һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында http://pravo.tatarstan.ru..

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үзем артыннан калдырам.

 

     Җитәкче   А.З.Хамматов                                                                                                                                                                                           

pdf
Скачать текст
PDF, 247.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International