Карар №687 "Законсыз рәвештә сакланган яисә табылган корал, сугыш кирәк-яраклары, коралга патроннар, шартлаткыч җайланмалар һәм шартлаткыч матдәләр өчен акчалата түләү турында карар кабул итү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында"

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 78 статьясы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясы, «Менделеевск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставы, «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты

 

КАРАР ИТӘ:

1. Законсыз файдалануга тапшырылган яисә табылган корал, сугыш кирәк-яраклары, коралга патроннар, шартлаткыч җайланмалар һәм шартлаткыч матдәләр өчен акчалата түләү турында карар кабул итү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын кушымта нигезендә расларга.

2. Менделеевск муниципаль районы Советының мәгълүмати технологияләре белән тәэмин итү бүлегенә (Талевнин А.В.) әлеге карарны «Интернет» челтәрендә районның рәсми сайтында www.mendeleevsk.tatar.ru урнаштыруны һәм Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) урнаштыруны тәкъдим итәргә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемдә калдырам.

 

Җитәкче                                                                                               А.З.Хамматов   

pdf
Скачать текст
PDF, 410.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International