Карар №40 "Менделеевск муниципаль районының алкоголь базары торышын җайга салу буенча координация советының эш планын һәм составын раслау турында "

Менделеевск муниципаль районында лицензияле алкоголь продукциясен, шул исәптән Татарстан Республикасы алкоголь продукциясен реализацияләүне арттыру максатларында Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты

 

КАРАР БИРӘ:

  1. Менделеевск муниципаль районының алкоголь базары торышын җайга салу буенча координация советы составын расларга (1 нче кушымта).
  2. Менделеевск муниципаль районының алкоголь базары торышын җайга салу буенча координация советы турындагы Нигезләмәне расларга (2 нче кушымта).
  3. Менделеевск муниципаль районының алкоголь базары торышын җайга салу буенча координация Советының эш планын расларга (3 нче кушымта).
  4.          Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 24 июлендәге 461 номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.
  5. Әлеге карарны Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат порталында http://pravo.tatarstan.ru һәм Менделеевск муниципаль районының рәсми сайтында www.mendelevsk.tatarstan.ru «Документлар» бүлегендә бастырып чыгарырга.
  6. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.

 

 

Җитәкче вазыйфаларын башкаручы                                                         Р.А.Абдуллин

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 126.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International