Россия Федерациясе Салым кодексының 31 бүлеге нигезендә Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Монай авыл җирлеге Советы КАРАР ИТТЕ:
1. Менделеевск шәһәр Советы карарына Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының 2017 елның 3 октябреннән 48 номерлы «Җир салымы турында» карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
Карарның 2 пунктына түбәндәге эчтәлекле абзац өстәргә:
2.11 «Россия Федерациясендә Махсус икътисади зоналар турында «2005 елның 22 июлендәге 116-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә идарәче компанияләр тарафыннан танылган җир кишәрлекләренә карата 0.1% 5 ел срокка.»
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында http://pravo.tatarstan.ru бастырып чыгарырга һәм Менделеевск муниципаль районының рәсми сайтында http://mendeleevsk.tatarstan.ru «Норматив документлар» бүлегендә урнаштырырга.
3. Әлеге карар 2019 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
4. Әлеге карар рәсми басылып чыккан вакыттан үз көченә керә.
Менделеевск шәһәр Советы Рәисе В.С.Чершинцев