Карар №197 "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы территориясендә өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гражданнарга шәхси торак төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, бакчачылык һәм яшелчәчелек өчен бушлай бирелә торган җир кишәрлекләре күләмнәрен билгеләү турында "

Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы территориясендә җирләрдән рациональ файдалану максатыннан, Россия Федерациясе Җир кодексының 39.5 ст., «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, Татарстан Республикасы Җир кодексының 32.1 ст. нигезендә.

 

 Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советы КАРАР ЧЫГАРДЫ:

 

  1. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Менделеевск шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә яшәүче дәүләт яки муниципаль милектә булган җирләрдән өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнарга бирелә торган җир кишәрлекләре (торак пунктлар җирләре) күләмен шәхси торак төзелеше өчен 0, 10 га мәйданда билгеләргә.
  2. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының авыл торак пунктларында яшәүче, дәүләт яки муниципаль милектә булган җирләрдән, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен, 0,15 гектардан 0,20 гектарга кадәр мәйданда, 0,10 гектардан 0,15 гектарга кадәр мәйданлы индивидуаль торак төзелеше өчен бирелә торган җир участоклары (торак пунктлар җирләре) күләмен билгеләргә.
  3. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының Менделеевск шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә яшәүче һәм Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының Менделеевск шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә яшәүче өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гражданнарга бирелә торган җир кишәрлекләре (торак пунктлар җирләре) күләмен бакчачылык алып бару өчен 0, 06 га мәйданда билгеләргә.
  4.  Әлеге карарны «Менделеевские новости», «Менделеев яналыклары» газеталарында, шулай ук Менделеевск муниципаль районының рәсми сайтында бастырып чыгарырга – www.mendeleevsk.tatarstan.ru.
  5. Менделеевск муниципаль районы Советының 2012 елның 20 гыйнварындагы 102 номерлы «Өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнарга шәхси торак төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, бакчачылык һәм яшелчәчелек өчен бушлай бирелә торган җир кишәрлекләре күләмен билгеләү турында» карары үз көчен югалткан дип танырга.
  6. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына йөкләргә.

 

pdf
Скачать текст
PDF, 108.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International