Карар №205 "Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының муниципаль казнасы турында"

        "Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге мөлкәте белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру, аны исәпкә алу, саклау һәм тоту системасын камилләштерү максатларында, Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 215 статьясы, 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Уставы нигезендә

 

Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советы КАРАР ИТТЕ:

 

    1. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының муниципаль казна турындагы нигезләмәне расларга (кушымта итеп бирелә)

    2.  Муниципаль казна мөлкәтен төзү, исәпкә алу (реестрын алып бару), муниципаль казна мөлкәтен карап тотуны, хезмәт күрсәтүне, тиешенчә файдалануны тикшереп тору буенча вәкаләтле орган итеп Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасын билгеләргә.

    3.   Менделеевск муниципаль районы Советының 2011 елның 27 июнендәге 55нче «Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының муниципаль казнасы турында» карарын үз көчен югалткан дип санарга.

    4. Әлеге карар 2019 елның 1 июленнән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

    5.   Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советының финанс-бюджет мәсьәләләре комитетына йөкләргә.

 

Менделеевск муниципаль районы

Советы рәисе                                                                          Чершинцев В.С.

pdf
Скачать текст
PDF, 207.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International