Карар №206 "Менделеевск муниципаль районы Советының 2019 елның 5 февралендәге 185 номерлы "2019 елга муниципаль милекне хосусыйлаштыруның фараз планы (программасы) турында"гы карарына үзгәрешләр кертү турында"

2001 елның 21 декабрендәге 178-ФЗ номерлы "Дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру турында" Федераль законы, 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы "Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында"  Федераль законы, «Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставы, Менделеевск муниципаль районы Советының 2007 елның 24 декабрендәге 118 номерлы «Менделеевск муниципаль районының муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру тәртибе турында» карары белән расланган нигезләмә белән

Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советы КАРАР ИТТЕ:

 

      1. Ачык аукцион сатуларында №1 таблицасына Менделеевск муниципаль районының 2019 елга муниципаль милкен хосусыйлаштыруның Фараз планына (программасына) карата гамәлгә ашырылырга тиешле күчемсез мөлкәт исемлегенә түбәндәге өстәмәләр кертергә:

 

№ п/п

Объектның исеме, билгеләнеше

Урнашу урыны (адресы)

Сан ягыннан характеристика

кв.метр.

Планлаштырылган гамәлгә ашыру вакыты

1

Гараж

Менделеевск ш.,  "Төньяк" ур.

31,5

3-4 кв.

2

Торак булмаган бина "Лилия" кибете"

Менделеевск ш., Пионер ур., 2

1040,00

3-4 кв.

3

Кураковода авыл клубы

Енабердинское сельское поселение, с Кураково

 

3-4 кв.

 

2. Әлеге карарны "Менделеевск яңалыклары" гәҗитендә һәм mendeleevsk.tatarstan.ru сайтында бастырып чыгарырга.

       3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Менделеевск муниципаль районы Советының финанс-бюджет мәсьәләләре комитетына йөкләргә.

 

Менделеевск муниципаль районы

Советы рәисе                                                                          Чершинцев В.С.

pdf
Скачать текст
PDF, 158.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International