Карар №237 "Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында"

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 37 статьясы нигезендә, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 26 статьясы, Менделеевск муниципаль районы Уставының 50 ст.1 һәм 2 п., Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы башлыгының «Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында» 2019 елның 23 декабрендәге 68-р күрсәтмәсе нигезендә:

Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советы КАРАР ИТТЕ:

1. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хамматов Алмаз Зөлфәт улын үз теләге белән отставкага җибәрергә.

2. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хамматов Алмаз Зөлфәт улының вәкаләтләрен 2019 елның 23 декабреннән вакытыннан алда туктатылган дип санарга.

 

 

 

 

Совет рәисе                                                                                        В.С.Чершинцев

 

pdf
Скачать текст
PDF, 80.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International