01.11.2025 "Ура,каникулы"яшьләр өчен ял кичәсе

Туйма мәдәният йортында 1 ноябрь 19 сәг тә яшьләр өчен "Ура,каникулы" ял кичәсе узды.Мәдәният йорты директоры кунаклар өчен күңел ачу программасы әзерләде. Ял кичәсендә балалар ял итә һәм яңа хисләр таба алдылар ял кичәсендә җырлар ишеттеләр, төрле уеннар уйнадылар һәм яраткан музыкага биеделәр. Чарада биюләр "яхшы кәеф", "аркан тарту" кебек конкурслар белән чиратлашып барды.Конкурста катнашулары өчен балалар татлы призлар алдылар. Ял кичәсе кунаклары киләсе атнага көч-куәт алдылар. Яшьләр өчен ял кичәсе яшьләрнең ялын оештыру өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Теләге булган һәркем үзенең төрле бию хәрәкәтләрен башкару сәләтен һәм күнекмәләрен күрсәтә алды ,бу кичә күңелле һәм ваемсыз үтте.

Соңгы яңарту: 2025 елның 11 ноябре, 14:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International