02.07.2025 г. - Окрошка көне

Тихоново авыл мәдәният йортында окрошка көнен билгеләп үттеләр. Яз һәм җәй көннәрендә популяр булган бу традицион салкын ашны аеруча игътибар белән әзерләгәннәр. Бер уңайдан окрошканың барлыкка килү тарихын да тыңладык.
Чарада катнашучылар тырышып һәм пөхтә итеп ингредиентларны кистеләр. Барысы да әзер булгач, окрошкага квас саласы гына калды.
Чара азагында дегустация булды. Окрошка барысына да ошады.

Соңгы яңарту: 2025 елның 2 июле, 14:15

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International