05.11.2024 Халыклар бердәмлеге көне

4 ноябрьдә безнең бөтен Россия "Халыклар бердәмлеге көнен" билгеләп үтә. Бу көн хәзерге Россиянең дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора. Халыклар бердәмлеге көне-балалар кечкенәдән белергә тиешле бәйрәм. Хәзерге Халыклар бердәмлеге көне-кешеләрне мөһим тарихи вакыйгаларны искә төшерергә генә түгел, ә күпмилләтле ил гражданнарына бердәмлекнең мөһимлеген искә төшерергә дә өнди торган бәйрәм. Бүген Мәдәният йортында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән "Бөек Россия - аның көче бердәмлегендә" дигән әдәби сәгать узды. (тәрбиячесе Хәсәнянова Г.М.) Чара барышында балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, Россиянең тарихи үткәне турында белделәр, дәүләт символлары турында белемнәрен ныгыттылар. Балалар илебездә яшәүче халыклар белән таныштылар, төсле кәгазьдән Россия флагы ясадылар, Халыклар дуслыгы турында шигырьләр тыңладылар.

Соңгы яңарту: 2024 елның 8 ноябре, 10:23

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International