12 нче февральдә Тойгуҗа авылы китапханәсендә рус язучысы, шагыйрь, драматург А.С. Пушкинны искә алу көне уңаеннан “Пушкин әкиятләрен укыйбыз” исемле әдәби сәгать үткәрелде

12 нче февральдә Тойгуҗа авылы китапханәсендә рус язучысы, шагыйрь, драматург А.С. Пушкинны искә алу көне уңаеннан “Пушкин әкиятләрен укыйбыз” исемле әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче залдагыларны шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән таныштырды.  “Балыкчы һәм алтын балык  турында әкият”не кычкырып укыганда балалар алтын балык рәсемен буядылар. Шулай ук язучының төрле әкиятләреннән өзекләр укып, кайсы әкият икәнен ачыкладылар. Әдәби сәгатьне дәвам итеп китап укучыларның мәктәп елларыннан ук  күңеленә сеңеп калган “Кышкы кич”, “Евгений Онегин” романыннан өзекләр, “Кышкы юл”, “Няне”  “Күке һәм сандугач” һәм башка шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.

    

Соңгы яңарту: 2019 елның 14 феврале, 10:35

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International